Татар гимназиясе музее тулылана

Татар гимназиясе музее тулылана

(Уфа, 8 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы 84 нче санлы татар гимназиясенә Мәскәүдән шатлыклы хәбәр алынды. Әле өченче елын гына эшләүче татар гимназиясе музее Россиядәге музейлар реестрына кертелгән.

Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан яңа гимназиянең директоры Рамилә Миңнегали кызы Хәйруллина әйтүенчә, бу бик күңелле вакыйга, чөнки биредәге музейның ядкәрләрен арттыру өчен укытучылар да, укучылар да күп тырышлык салган. «Гимназиянең тарих һәм этнография музее экспонатларга бик бай, – ди Р.Хәйруллина. – Татар гимназиясе булгач, без үз халкыбызның тарихына һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына, мәдәни байлыгына кагылышлы материаллар тупларга тырышабыз. Бу җәһәттән байтак кына уңышларга ирештек тә инде. Безнең музей хәзер балаларга дәресләр биргәндә дә ярдәм итә. Укучылар музей экспонатлары аша халкыбызның бай рухи һәм матди мирасы белән таныша ала. Бу инде китаплардан гына укып белүгә караганда күпкә яхшырак».

Рамилә ханым үзе җитәкләгән гимназиянең алдагы көннәрдәге хәстәрлекләре хакында да мәгълүматлар бирде. 84 нче санлы гимназиядә ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча район, шәһәр һәм республика күләмендәге олимпиадалар оештырыла. Быелгы олимпиадалар 13 февральдә башлана икән. Ул көнне биредә Уфаның Октябрь районы мәктәпләренең татар теле укучылары көч сынаша. Ә 19 февраль көнне биредә башкаладагы татар гимназияләре һәм мәктәпләре укучыларының олимпиадасы үтә. Март башында исә 84 нче гимназия татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында катнашучыларны кабул итәчәк.