Татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау, милли мәгариф мәсьәләләрен хәл итү буенча уртак программа әзерләү кирәк

Бу эш БТК Башкарма комитетына, Татарстанның дәүләт органнары һәм идарәләренә кагыла

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген,Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үткәрелгән пленар утырышыннан соң, эш 3 секциядә дәвам иттерелде: Татарстан Фәннәр академиясендә – “Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны”, “Казан” милли мәдәният үзәгендә – “Татар милләтенең үсеш юллары”, IT-паркта – “Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге” темаларына.

Шулардан ТФАсендә үткәрелгән беренче секция утырышы ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә барды. Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров, БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, татарлар тупланып яшәгән төрле кыйтгалардагы милли иҗтимагый оешмалар җитәкчелеге вәкилләре, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар, галимнәр, әдипләр катнашындагы секция эшендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин башта министрлыкларның милли мәнфәгатьләрдәге эшчәнлекләре буенча хисап ясады.

Күп санлы чыгышлардан соң, секциянең резолюциясе тулаем кабул ителде, шул ук вакытта, иртәгә “Корстон” комплексында булачак пленар утырышта корылтай карамагына тәкъдим иткәнче, төзәтмәләр кертелергә мөмкинлеге билгеле.

Резолюциядә якын арада чишелергә тиешле мәсьәләләр һәм бурычлар күрсәтелде. Аерым алганда, татар халкының мәдәниятенә, тарихына кагылышлы һәйкәлләрен торгызу еш кына аларны югалтуга китерә, Россия мәгарифенең эзлексез реформа системасы РФ гражданнарының туган телдә белем алуда конституцион хокукларына каршы килә, дип билгеләп үтелде. Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, Татарстанның дәүләт органнары һәм идарәләренә татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау, милли мәгариф мәсьәләләрен хәл итү буенча уртак программа әзерләүне тәкъдим итү кирәк дип табылды.

Документ проектында ул программа шәрехләнгән. Анда исә түбәндәгеләр турында сүз бара.
Этномәдәни үсеш мәсьәләләрен чишүдә, аеруча Россиядә милли мәгарифне саклап калу эшенә актив катнашу максатыннан, БТК БКның җирле оешмаларына төбәкнең канун чыгару, хакимият органнарына үзләренең вәкилләрен җибәрергә; ТР университетларына һәр ел саен бүлеп бирелә торган федераль стипендияләрне БДБ илләрендәге милләттәшләребезгә алу өчен Татарстанның чит илләрдәге вәкиллекләренә, ТР Югары уку йортлары ректорлары советына РФ Тышкы эшләр министрлыгы структуралары мөмкинлекләрен актив кулланырга; татарлар күпләп яшәгән РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар капиталы ярдәмендә тиешле дәрәҗәдә заманча җиһазландырылган хосусый мәктәпләр ачарга; татар телендә дистанцион белем бирүне онлайн мәктәпләр рәвешендә алып барырга, Казан федераль университеты белән бергә эшләгән “Әнкәм теле” программасы нигезендә туган телне өйрәнергә һәм милли-мәдәни үзәкләргә, иҗтимагый оешмаларга татар халкын шуңа җәлеп итү буенча эш алып барырга; БТК БКна, Татарстанның Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкиллекләренә, милли-мәдәни үзәкләргә, татар оешмаларына Татарстан югары уку йортларына абитуриентларны гына түгел, шулай ук талантлы балалар өчен татар телле мәктәпләргә укучылар сайлап алу эшен җанландырырга; туган телне өйрәнү һәм яшьләрне милли тормышка тарту эшенә игътибарны көчәйтергә, мәктәпләрдә татар телен укыту халәтен өйрәнүне һәм бу өлкәдә барган процессларга мониторинг ясарга; Татарстан һәм Россия төбәкләре, чит илләр арасында этно-мәдәни туризм багланышларын үстерергә һ.б.