БТКның V корылтаенда Башкортстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөрәҗәгать белән чыкты

Анда сүз дин һәм гаилә кыйммәтләре турында бара

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда чыгыш ясаучылардан Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова БР Президенты Рөстәм Хәмитов һәм шушы республикада яшәүче күп милләтле халык исеменнән сәлам җиткерде, Президентның корылтайга мөрәҗәгатен укыды. Анда Р.Хәмитов, бүген уртага салып сөйләшәсе сүзләр күп, дип билгеләп үтә. Милли телләр һәм гореф-гадәтләр, мәдәният-сәнгатьнең сакланышы өчен тырышкан Татарстанның эшләгән гамәлләре, социаль-икътисади модернизация белән бергә социаль өлкәне модернизацияләүне дә онытмавы һәртөрле мактауга лаек, диелә анда.

Милли, рухи кыйммәтләрне саклап калуның әһәмиятенә игътибарны юнәлтеп, Россиядә хәзер меңнәрчә сукбай һәм ташланган бала иза чигә, балалары тарафыннан онытылган картлар хәсрәт белән гомер көзен үткәрә. Шулай булгач, гаилә кыйммәтләренә кайтыр, гаиләләрне, бөтенләй таралып беткәнче, ныгытыр вакыт җитте түгелме, миллиардлаган суммада Көнбатыш программалары сатып алганчы, үзебезнең чишмәбашыбызга мөрәҗәгать итү урынлырак, отышлырак булмасмы, ди башкортстанлылар.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исә, мәчетләребзгә үзебезнең милләттәшләр күбрәк йөрсә, гыйбадәтханәләрдә вәгазьләр дә татар телендә сөйләнер иде – мәчетләребездә татар халкының активлыгы һәм зыялыларының ярдәме кирәк, мәчетләребез шуны көтә, ди. БТК БК 20 ел эшчәнлеге барышында күп нәрсәләргә ирешсә дә, дини өлкәдәге дәрәҗәне кире кайтару, моның өчен милләтебезнең һәм динебезнең бердәмлегенә ирешү зарур, безгә халык буларак сакланып калуда милли һәм дини кыйммәтләрнең бергә үрелеп баруы шарт, дип басым ясап әйтте Р.Гайнетдин.