БТКның V корылтае эшендә Татарстан Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, Хөкүмәт рәисе катнаша

Пленар утырышка Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров рәислек итә

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае башланды.

Корылтайның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үткәрелә торган пленар утырышы эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, аның урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров, мөфтиләрдән Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов һ.б. затлар катнаша. Утырышка Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров рәислек итә, президиумга исә 40тан артык кеше сайланды һәм алар арасында югарыда әйтелгән кешеләр бар.

Барлыгы 796 делегат (аларның иң яшенә – 19, иң олысына – 92 яшь; 37 проценты - хатын-кызлар) һәм 302 шәрәфле кунак катнашындагы утырыш онлайн режимында Интернет аша күрсәтелә, дип игълан ителде. Журналистлар исә боларны БТК БКның утырышлар залында экраннан күзәтә.