“Татар балалар лидеры мәктәбе” делегатлары “Татар-информ” белән танышты

“Идел” яшьләр үзәге оештыручы VIII “Татар балалар лидеры мәктәбе” бүген үз эшен тәмамлый.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген “Идел” яшьләр үзәге оештырган VIII “Татар балалар лидеры мәктәбе" делегатларына “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында экскурсия оештырылды. “Татар балалар лидеры мәктәбе” бүген үз эшен тәмамлый. Иртәгә балалар өйләренә таралышачак.

Иң беренче “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева яшь лидерларга редакциянең юнәлешен аңлатты, презентация күрсәтте.

Яшь хәбәрче Чулпан Шакирова делегатларны журналист эше белән таныштырды һәм киңәшләрен бирде.

Журналист һөнәре – җиңел түгел. “Сезнең эшегез рәхәт, күп җирләргә барасыз” дип әйтүчеләр бар. Анысы шулай, әмма мәгълүматны кайтып җиткерә белергә кирәк. “Татар-информ”ның эше икеләтә авыр һәм җаваплы. Без үрнәк редакция булып торабыз, безнең мәгълүматны күп редакция үзенә ала. Бер өлкәдә генә язмагыз. Берсендә килеп чыкмаса, икенчесенә язып карагыз .Шулай сез камилләшәсез. Журналист булырга теләгегез булса, сезнең яшьтән яза башларга мөмкинлегегез бар. Безгә яшь журналистлар һәрвакыт кирәк”, - диде Чулпан Шакирова.

Биредә күбесе Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар балалары. Төбәкләрдәге татар дөньясы турында язучы журналист Лилия Гаделшина делегатларга үз төбәгендә уза торган татар чаралары турында хәбәр итеп барырга киңәш итте.

“Татар-информ”да бүген Татарстан һәм дөнья татарларының тормышын яктыртырга, колач җәеп эшләргә мөмкинлегебез бар. Шушы агымга сезгә дә кушылырга тәкъдим итәсем килә. Сез “лидерлар мәктәбе”ндә укыгач, мөгаен, үз төбәгендә дә актив, төрле татар чараларында катнашучы, инициативалы яшьләр дип күзаллыйбыз. Сез ниндидер чаралар оештырасыз икән, безнең сезнең белән хезмәттәшлек итәргә теләгебез бар”, - дип сөйләде Лилия Гаделшина.

“Татар балалар лидеры мәктәбе”нә Оренбург өлкәсеннән килгән Ленар Мөхетдинов “Татар-информ”да бик тә ошавды дип белдерде.

“Мин “Татар балалар лидеры мәктәбе”ндә 3 ел катнашам. Беренче килгәндә әле без берни дә белми идек. Дәресләрдә бездә лидерлык сыйфатларын күрә башладылар. Бу вакыт эчендә без күпне өйрәндек. Татар телен, мәдәниятен яхшылап өйрәнүемә шатмын. Бүген без “Татар-информ” агентлыгы белән таныштык. Киләчәктә журналистика факультетына укырга кермәсәм дә, миңа бик ошады. Татарстанда мондый зур массакүләм мәгълүмат чанрасы барлыгын белә идем, әмма аны укымый идем. Бүген “Татар-информ” белән якынрак таныштым, укый башлаячакмын. Монда миңа бик ошады. Гадәттә без йокымсорап утырабыз, ә“Татар-информ”да зур кызыксыну белән тыңлап утырдым”, - диде яшь лидер.

Быелгы чарага Татарстан балаларыннан тыш, Россия Федерациясенең Әстерхан, Саратов, Новосибирск, Дагыстан, Пермь, Башкортстан, Удмуртия һәм Мәскәүдән иҗтимагый, мәдәни тормышта актив катнашкан 60 укучы килгән.

Чараның максатлары: яшьләр оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

“Татар балалар лидеры мәктәбе”н Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.