Казанга килеп, татар журналистына укыйсы, “Татар-информ”да эшлисе килә – Илья Пронин

“Татар балалар лидеры мәктәбе”нә Калуга шәһәреннән килгән 13 яшьлек Илья Пронин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына эшкә урнашырга тели.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның “Идел”яшьләр үзәге оештырган VIII “Татар балалар лидеры мәктәбе”нә Калуга шәһәреннән килгән Илья Пронин Казанга килеп, журналистика факультетына укырга керергә тели. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә мәгълүмат агенлыгы буенча ясалган экскурсия вакытында әйтте.

“Минем кызыксынуларым күп, – диде 7 сыйныфта укыган Илья. – Музыкант та, актер да буласым килгән вакытлар бар. Тик журналистика үзенә барыбер күбрәк тарта. Мин үзебезнең “Ника” телевидениесендә “Балалар хәбәрләре” бүлегендә эшлим. Күп очракта балалар, яшьләр тормышыннан сюжетлар әзерлибез. Үземне тапшырулар алып баручы буларак та сынаганым бар.

Илья Пронин – бик актив егет. Ул “Татар балалар лидеры мәктәбе”ндә – 6 нчы, “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасында 5 тапкыр катнашты.

“Килгән саен Казанга гашыйк булып кайтып китәм. Яратам Казанны. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, монда килеп, КФУның журналистика мәктәбенә укырга керү теләге дә бар иде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән бүгенге танышудан соң бу теләк тагын да көчәйде. Әгәр миңа шундый бәхет елмайса, мин әлеге агентлыкка эшкә керү өчен резюмены йөгерә-йөгерә китереп бирер идем”, – диде Илья.

Илья Пронинның әнисе – поляк, әтисе – татар. Әтисе Игорь Пичуев – Казан циркының баш архитекторы Геннадий Пичуевның улы.

Исегезгә төшерәбез, бүген “Татар балалар лидеры мәктәбе”ндә катнашучы 60 бала республиканың бердәнбер рәсми мәгълүмат үзәге - “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән танышты.