Ульяновскида Дума рәисе урынбасары итеп Алсу Айзатуллина билгеләнде

Мәгариф, мәдәният, спорт һәм халыкның сәламәтлеген саклау комитетлары Айзатуллина карамагында булачак.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәр Думасының беренче утырышында оештыру мәсьәләләре каралды. Депутатлар милләттәшебез Алсу Айзатуллинаны Дума рәисенең беренче урынбасары итеп сайлап куйды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Шәһәр парламентында ул социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк. Мәгариф, мәдәният, спорт һәм халыкның сәламәтлеген саклау комитетлары Айзатуллина карамагында булачак.

Алсу Айзатуллина өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм мохтариятнең Засвияжье район советы эшчәнлегендә актив катнаша, диелә бу хәбәрдә.