Иж-Бубыйда музей булдыру тәкъдим ителде

Булачак музейны туристик маршрутка кертергә планлаштыралар.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында үткән Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгына багышланган төбакара фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар Республика һәм Әгерҗе районы җитәкчеләренә Иж-Бубыйда музей тыюлыгы, мәдәни-агарту үзәге, һәм музее комплексы эшләү тәкъдимнәре кертелгән резолюция кабул иттеләр.

“...конференциядә катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты һәм хөкүмәтенә, Әгерҗе муниципаль районы җитәкчелегенә түбәндәге мөрәҗәгать белән чыга: 1. Иж-Бубый авылында мемориаль музей тыюлыгы, мәдәни-агарту үзәге һәм музей комплексының перспектив планын эшләргә”, - диелә бертавыштан кабул ителгән резолюциядә.

“Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитетына Иж-Бубый авылын республика туристик маршрутына кертү тәкъдиме белән чыгарга”, - диелә резолюциянең алтынчы пунктында.

“Совет чорында эзлекле рәвештә юк ителгән дин, милләт белән бәйле тарихыбызны яңадан кайтарырга кирәк. Йортлар, мәдрәсәләр бездән, район, республика җитәкчелегеннән ярдәм көтеп ята. Бу биналарда булган тормышны киләчәк буынга җиткерү - иң төп бурычларыбызның берсе”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров.