Илдар Гыйльметдинов: Төрки халыкларның берләшү хәрәкәтен һәрвакыт хуплап килдем

Депутат төрки яшьләр белән очрашты.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Рус телен дә, башкаларын да саклагыз. Барлык телләр кирәк, аларны бер-берсенә каршы куярга кирәкми – Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов яшьләргә шундый үгет-нәсыйхәт бирә.

Бүген ул Казанның “Идел” яшьләр лагеренда “Төркиләр алтыны” (“Золото тюрков”) II Бөтенроссия яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты. Форумда Россиянең 15 төбәгеннән 150 егет һәм кыз катнаша. Форумны оештыручылар – Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы.

Илдар Гыйльметдинов яшьләргә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен билгеләп узды. “Мин яшермим: Милләтләр эшләре буенча министрлык та булуын теләр идем. Ул үзе мөстәкыйль рәвештә норматив-хокукый документлар кабул итәргә, бюджетын да формалаштырырга, структурасын булдырырга тиеш, дип саныйбыз. Бөтен ил буенча бердәм позиция булыр иде, милләт мәсьәләләре буенча төрле төбәкләрдә төрле позицияләр була алмый. Мине кайвакыт ачулансалар да, бу фикеремне киләчәктә дә таба да алга сөрәчәкмен. Соңгы елларда дәүләт тарафыннан милләтара мөнәсәбәтләрне формалаштыруда зур адым ясалды. 2025 елга кадәр милли сәясәтне үстерү стратегиясе кабул ителде. Бу – барлык төбәкләр, барлык иҗтимагый оешмалар белән килештерелгән документ. Ул документ безгә кирәк иде. Милләтләр сәясәте буенча беренче тапкыр дәүләт программасы кабул ителде. Аңа 2,4 млрд сум акча юнәлдерелгән. Әйе, акчасы азрактыр, бәлки, ләкин бу барыбер зур казаныш. Киләсе елга бюджетны караганда, кайбер позицияләр буенча программаны көчәйтүне сораячакбыз”, – дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат, Президент каршында Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет булдырылуын да зур адым, дип билгеләп үтте. “Президент безнең белән елына ике мәртәбә очраша. Безнең илнең беренче кешесенә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемаларны җиткерү мөмкинлегебез юк. Бу бик шәп. Нәрсә генә әйтсәң дә, Президент беркемне туктатып калмый, тыңлый, ишетергә тырыша”, – ди ул.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, һәр төбәктә диярлек милләтара мөнәсәбәтләргә йөз тоткан стратегия, кануннар бар. “Татарстанда бу темага ике дәүләт программасы бар. Республиканың төрле шәһәрләрендә 7 дуслык йорты эшли. Әгәр төрле халыклар дәүләт структуралары кысаларында гына үзләренең традицияләрен, телләрен саклап кала алмавын аңлый икән, бу очракта ярдәмгә Дуслык йорты килә. Монда алар үз теләкләрен гамәлгә ашыра ала”, – диде ул. Илдар Гыйльметдинов Федераль Халыклар дуслыгы йорты булачагына да ышанычын белдерде. “Моңа Президент йөкләмәсе дә булыр. Моның өчен бина эзлибез”, – диде ул.

Илдар Гыйльметдинов милли-мәдәни автономияләрне кунакка чакырганда, яшьләр оешмалары да чакырылуын, аларның проектларына теләктәшлек күрсәтелүен әйтте. Депутат Россия Федерациясе халыклары ассамблеясе булуын, ә быел майда Евразия халыклары ассамблеясе төзелгәнен искәртте. “65 илдән килделәр, 1200 кеше урынына 3000 кеше иде. Аларны кая урнаштырырга белмәделәр. Безнең ерак һәм якын күрше халыкларның берләшүгә теләге никадәр көчле булуын күрсәтә бу! Безнең гражданнар дәүләттән генә көтеп ятмыйча, җыелып проблемаларны бергә хәл итүне аңлый дигән сүз бу. Бер тәнкыйди чыгыш та булмады, бар кеше дә берләшүгә өндәде”, – ди ул. Безгә төрле халыкларны аерып торучы проблемаларны чокып чыгарудан туктарга вакыт, безне берләштергән вакыйгаларны, геройларны өскә чыгарырга кирәк, дип саный Илдар гыйльметдинов. Аның әйтүенчә, ассамблея шул максатларны алга куя. Ул Россия Президенты Впладимир Путинның да мәдәниятләр, телләр күптөрлелеген саклап калу яклы булуын билгеләп узды.

“Мин һәрвакыт үзебезнең төрки халыкларның берләшү хәрәкәтен хуплап килдем. Безгә тагын да якынаерга, ассоциация, иҗтимагый оешма булдыруга чыгарга кирәк. Сез моны башкарып чыга алсагыз, рәхмәтле булыр идем. Безгә илнең яшьләре күбрәк хәрәкәт итүе өчен тырышырга кирәк. Без башка халыкларның мәдәниятен начар беләбез. Дәүләт тарафыннан бу эшне җиңеләйтүгә йөз тоткан программа булырга тиеш. Европа илләрендә юл, яшәү чыгымнарына ташламалар бирүче проектлар бар, бездә ул юк диярлек”, – дип билгеләп үтте Илдар Гыйльметдинов. Ул быел ноябрьдә Дәүләт Думасында Яшьләр форумы булачагын хәбәр итте. “Форум программалар кабул итүгә этәргеч булыр дип уйлыйм. Безгә Россия яшьләре турындагы программа кирәк. Форумнан соң шул фикергә килсәк, шәп булыр иде”, – дигән теләктә калды спикер.

Аннан соң яшьләр депутатка үз сорауларын ирештерде. Башкортстанның Ишембай районыннан Ләйсән Сөендекова төрки халыклар фестивальләре һәм башка чараларны уздыру өчен бюджеттан акча җитмәвен, федераль программа акчасына ничек өмет итә алулары турында сорау бирде. Илдар Гыйльметдинов федераль программа акчасы барлык төбәкләргә бүленүен, шул финанс чаралары хисабына оештыра алу өчен , Ләйсәнгә үз проектларын якларга тырышырга кирәклеген киңәш итте. Милли-мәдәни мохтариятләрнең яшьләр оешмалары чараларына грант ярдәмен дә гамәлгә кертеп карарга тырышачакларын әйтте.

Евразия яшьләре оешмасы эшчәнлеге белән кызыксынып сорау бирүчеләр дә булды. Илдар Гыйльметдинов яшәьләр белән аралашу барышында югары уку йортларында интернациональ дуслык клублары проектларын хуплавын әйтте. “Кайбер югары уку йортларында бу бар, бөтен илдә булуын телибез. Без Россия ректорлары советы да хупласын дип, аларга чыгабыз. Мин берничә уку йортында булдым, аларда шундый шәп колорит! Башка халыкларның мәдәниятләрен хөрмәт итмәсәң, синекен дә хөрмәт итмәячәкләр”, – дип саный депутат.

Илдар Гыйльметдинов бүген 50 телнең югалу алдында торуын әйтте. “Дөньяда 2 атна саен 1 тел юкка чыга. Тел булмаса, традицияләр дә, мәдәният тә юк. Рус телен дә, башка телләрне дә саклагыз. Барлык телләр кирәк, аларны бер-берсенә кара-каршы куярга кирәкми. Күптөрлелек – безнең зур байлык”, – диде ул.

Депутат “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бу форумның әһәмиятен билгеләп узды. “Без Федераль милли-мәдәния автономия һәм “Идел” яшьләр үзәге, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, инде берничә ел төрки яшьләренең активистларын монда җыябыз. Бу эшне киләчәктә дә дәвам иттерәбез. Безнең, шулай ук, федераль агентлык та яшьләрне туплау, аларның үзара аралашуын кайгырта. Безнең илебездән генә түгел, башка дәүләтләрдән дә төрле югары уку йортларында укучы төрки яшьләр җыелган. Яшьләргә дә үзара аралашу кызыклы. Мондый форумнарның әһәмияте, әлбәттә, зур. Аның төрле төбәкләргә чыгып үткәрелүе дә әһәмияткә ия. Узган елда Башкортстанда булды, алдагы елларда тагын башка төбәкләрдә булыр дип уйлыйм. “Телләр бетә, телләр югала”, дигән фикерне азрак сөйләргә, күбрәк эшләргә, яшьләргә ярдәм итәргә тиешбез. Читтә яшәгән татарларга төрле әсбаплар, тел сменалары белән ярдәм итәргә кирәк. Аралашуны өзмәскә, монда килдек тә таралыштык түгел, монда әйтелгән фикерләрне үз төбәкләренә кайтып, шунда тормышка ашырсыннар иде дигән теләктә калам”, – диде ул.