Екатеринбургта татар теле курслары ачыла

Беренче дәрес 2020 елның 19 сентябрендә 12:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта татар теле курслары ачыла. Курслар бушлай үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар Татарстан Республикасының даими вәкиллеге каршындагы Каюм Насыйри институтында үткәреләчәк. Беренче дәрес 2020 елның 19 сентябрендә 12:00 сәгатьтә башлана.