news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татар халык ашлары турында тапшырулар циклы башланды

«Татар утары» ресторанының аш-су студиясенә Татарстанның танылган шәхесләре чакырылачак.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Казан шәһәре һәм Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов җитәкчелегендә татар халык ашлары турында тапшырулар циклы башлана. YouTube каналында «Татар утары»нда иртәнге аш» проекты чыга. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

«Татар утары» ресторанының аш-су студиясенә Татарстанның танылган шәхесләре чакырылачак. Алар иртәнге аш әзерләячәк. Анда барлык ризыклар да мичтә әзерләнәчәк.

Беренче программа эфирга 6 августта чыкты. Бу көнне программа кунагы Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100