news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан татарлары Фәрит Гыйбатдинов турында: Туганыбыз кебек якын күрә идек

Аның тормышы халыкның яшәешен белүе, халкына гаять игътибарлылыгы белән үзе бер мәктәп булды, дип искә ала Үзбәкстандагы милләттәшләребез.

Үзбәкстан татарлары Фәрит Гыйбатдинов турында: Туганыбыз кебек якын күрә идек
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Үзбәкстан татарлары татар милләтенең эчкерсез патриоты, чын татар кешесе булган Фәрит Гыйбатдинов вафат булу сәбәпле, Чувашиядәге татарларның зур югалту кайгысын уртаклаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аның тормышы халыкның яшәешен белүе, халкына гаять игътибарлылыгы белән үзе бер мәктәп булды. Без, Үзбәкстанда яшәүче татарлар, Фәритне туганыбыз кебек якын күрә идек. Бу хакта аның туганнарына, якташларына, Чувашиянең мәдәни автономиясе әгъзаларына, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзаларына җиткерсәгез иде», — дип яза Үзбәкстандагы татар һәм башкорт мәдәни үзәге аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин.

«Бөтен татар иҗтимагый җәмгыятьләренә дә шундый җитәкче кеше насыйп булсын иде әле ул. Бар кеше белән бергә без дә кайгырабыз. Үзбәкстанда яшәүче татарлар һәм башкортлар исеменнән барыгызга да ихтирам һәм изге теләкләр телим», диелә хәбәрдә.

Фәрит Гыйбатдиновны бүген Чувашиянең Урмай авылында җирлиләр, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100