Васил Шәйхразиев: Беренче Көньяк Сабан туе халыкара статуска ия булды

Дагыстанда узган Сабан туенда барлыгы 6 меңнән артык кеше катнашты.
(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Дагыстанда узган Беренче Көньяк Сабан туе халыкара статуска ия булды. Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев шул хакта әйткән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.Көньяк Сабан туенда барлыгы 6 меңнән артык кеше катнашты.  Васил Шәйхразиев Сабан туена җыелучыларны Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде."Бүген монда 11 регионнан һәм чит илләрдән кунаклар җыелды. Без төрле халыкларның ишегаллары белән таныштык. Бу безнең илдә күп милләтле халыклар яшәвен, үзара дус-тату булуын дәлилли.  Дагыстанда бик кунакчыл халык яши. Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Көньяк Сабан туена әзерләнгәндә, аның халыкара чара булачагына шикләнмәдек. Ул бүген чын мәгънәсендә халыкара статуска ия булды", - диде Васил Шәйхразиев.Бәйрәмне ачуда Дагыстан Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анатолий Карибов катнашты."Бүген бирегә күп җирләрдән кунаклар килде. Безнең өчен бу вакыйга. Сабан туен беренче тапкыр үткәрәбез. Монда аерым бер бәйрәм рухы тудыру өчен, хәлдән килгәнчә тырыштык. Мондый чараның бездә үткәрелүе зур дәрәҗә. Васил Шәйхразиевка зур рәхмәт", — диде Анатолий Карибов.Дагыстан хөкүмәте рәисе Артём Здунов кунакларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Һәм татарның милли бәйрәме хәзер күпмилләтле халыклар бәйрәменә әверелүен ассызыклады.