Төмән районының татарлар күп яши торган авылында балалар бакчасы ачыла

Ул Х.Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбе карамагында булачак.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ").  Төмән районының татарлар күп яши торган Шыкча авылында балаларбакчасы ачылачак. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Талмы авылында балалар бакчасы ябылганга инде күп вакыт үтеп киткән. Халык мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларны көн саен Шыкчага йөртергә мәҗбүр.

"Елдан-ел өйләр салына, яшь гаиләләр саны да арта. Халык декабрь аенда ачылачак 50 урынлы бакчаны түземсезлек белән көтә. Ул Х.Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбе карамагында булачак", диелгән әлеге хәбәрдә.