Әлкидә беренче тапкыр “Әйлән-бәйлән” фестивале узачак

Анда 150ләп бала катнашуы көтелә.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 27 июнь көнне Әлки районында “Әйлән-бәйлән” фестивале оештырылачак. Анда 150ләп бала катнашуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республиканың Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова хәбәр итте.

“Балаларны хәзер без уйнаган кебек уйнату мөмкин түгел. Шуңа да, балаларга уеннарны өйрәтү максатыннан, без быел беренче тапкыр әлеге чараны уздырырга булдык. Халык бәйрәмнәрен үткәргәндә, балалар өчен мәйданнарны оештыра белмиләр. Без шуңа мөнәсәбәтле бу мәсьәләне кузгалттык”, - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Аның сүзләренчә, фестивальдә фольклор төркемнәрдә шөгыльләнүче балалар катнашачак. Шул исәптән, Төмән өлкәсеннән дә “Вак бәлеш” дип исемләнгән фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.

“Киләчәктә әлеге фестивальне ел саен уздырып, Россия күләмендә оештырырга ниятлибез”, - диде Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе.