Яр Чаллы каласында яшьләрнең “Татар бәйрәме” милли проекты уеннары финалы җитте

Проект милли телне саклауны, Татарстанның бәйрәмнәрен, тарихи һәм мәдәни хәзинәләрен халыкка кире кайтаруны максат итә

 (Яр Чаллы, 7 май, "Татар-информ"). Татарстанның Яр Чаллы каласында “Шатлык” яшьләр үзәге “Татар бәйрәме” милли проектын гамәлгә ашыра. 10 майда әлеге үзәктә шәһәр яшьләренең “Татар бәйрәме” проекты кысаларында финал уеннар уздырыла.

Татар милли телен, гореф-гадәтләрен саклауны, милли мәдәнияткә ярдәм итүне, яшьләр арасында иҗадилыкны үстерүне максат иткән проектның 7 нче уены темасы - "Сабан туе". Анда катрнашучылар капчык киеп, кашыкка тавык йомыркасы куеп йөгерүләрдә узыша, күзләрне каплап чүлмәк вата. Командаларның барысына да дипломнар, җиңүчеләргә призлар биреләчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: әлеге проектта 15 яшьтән алып 20 яшькәчә укучылар һәм студентлар катнаша ала.