Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» әсәре «Гөлсем» исеме белән төрекчә дөнья күрде

Кереш сүзен Ркаил Зәйдулла язган әсәр Евразия Язучылар Берлеге китап нәшриятында басылган.

(Истанбул, 7 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). Өммегөлсем Камалованың гыйбрәтле язмышы турында язылган «Язмыш җиле» романы Төркиядә «Гөлсем» исеме белән төрек телендә басылып чыкты. Бу хакта Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу хәбәр итә.

Күренекле журналист Роза Туфитуллованың романын тәрҗемәче Гүлшаһ Йылмаз тәрҗемә иткән. Кереш сүзне танылган татар әдибе Ркаил Зәйдулла язган. Китап Евразия Язучылар Берлегенең «Бәнгү» китап нәшриятында басылган.

Якуп Өмәроглу: «Язмыш җиле» романын тәрҗемә итәргә татар халык шагыйре Ркаил Зәйдулла тәкъдим итте. Без аны махсус 8 мартка җитештерергә тырыштык. Төрекчә «Гөлсем» китабы 8 март көнне XIV. Анкара китап ярминкәсендә танытылачак, анда китапсөючеләргә тәрҗемәче Гүлшаһ Йылмазның култамгасы белән әлеге әсәрне сатып алу мөмкинле бирелә», — диде.

«Язмыш җиле» әсәрендә заманының күренекле нәфис затларыннан берсе, Петербургның Бестужев уку йортында белем алган җиреннән Балкан сугышында Госманлы империясе тарафында шәфкать туташы буларак катнашып, зур каһарманлыклар күрсәткән, татар хатын-кызларының данын еракларга таныткан Чистай кызы Өммегөлсем-Акчуринаның тормыш юлы яктыртыла.

Төркия дәүләте татар кызы Өммегөлсем Камалова шәхесенә зур игътибар бирә. Узган ел Төркия дәүләт телевидениесе Өммегөлсем Камалова хакында «Тамырлар эзендә. Өммегөлсем Камалова» исемле документаль фильм төшерде. Ул ТРТ «Аваз» каналында күрсәтелде.

Төрек галимәсе Җәмилә Кынаҗы Өммегөлсемнең Истанбулда беренче хатын-кыз хәрәкәтен башлатып җибәрүдә зур роль уйнавын әйтә. Татар галимәсе Гөлфия Гайнуллина бер докладында романны бәяләп болай ди: «Язмыш җиле» романы тарихи-биографик материалны әдәби әйләнешкә кертү ягыннан әдәби барышта үз урынын һичшиксез алачак әсәр буларак кабул ителә. Милләтебезнең йөзек кашы булган Гөлсем Камалова-Акчуринаның гыйбрәтле язмышы аша Р.Туфитуллова камил татар хатын-кызы образын сакральләштерә. Хатын-кыз образында типик һәм архаик сыйфатларның үрелеп китүе, бүгенге прозаны ХХ йөз башы татар фәлсәфи, модернистик әдәбияты белән интертекстуаль бәйли».