news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владивосток шәһәренең татар һәм башкорт мәдәнияте музее кунаклар кабул итте

Музейда татар һәм башкортларның традицион милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класс узды.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә «Дуслык» җәмгыятенең Владивосток шәһәре хакимияте һәм РФ Президент грантлары ярдәмендә оештырылган Бөтендөнья татар һәм башкорт мәдәнияте этно-музее килүчеләрне кабул итте.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, «Дуслык» җәмгыяте рәисе Таһир Ибәшев башта кубыз һәм курайда уйнады. Аннары кунакларны татар һәм башкортлар көнкүрешенең тарихи җиһазлары белән таныштырды, экспонатлар барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Экскурсиядән соң кунаклар чәй өстәле артында милли ризыклар белән чәй эчте.

Татар һәм башкортларның традицион милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста Наталья Руденко, Нәфисә Попова, Фәнүзә Җәмилова һәм Наталья Пономаренко катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100