news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышы еллары татар газеталарын барларга өндәде

Милли Шура рәисе татар матбугат чаралары җитәкчеләренә киләсе елда көтелгән вакыйгаларны искәртте.

Васил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышы еллары татар газеталарын барларга өндәде
Рамиль Гали

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышы елларында чыккан татар газеталарын барларга өндәде. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләреннән килгән татар журналистлары катнашында түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

«Сугыш вакытында фронтларда 16 татарча газета чыгарылган. Тарихи яктан кереп, аларны да күтәрергә кирәк», — диде Васил Шәйхразиев. Милли Шура рәисе, шулай ук, алдагы зур вакыйгаларны искәртеп узды. «ТАССРның 100 еллыгы юбилей чараларына 19 декабрьдә үк старт биреләчәк. 2020 елда сугыш тәмамлануның 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Сентябрь аенда Татарстан Президентын, 45 мурициалитет башлыкларын сайлаулар булачак», — диде.

Киләсе елда октябрь аенда халык санын алу булачагын искәртте. «Бу вакыйгага битараф булырга тиеш түгелбез. Шуның буенча эшләү кирәк, — диде Васил Шәйхразиев. ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның чит төбәкләргә эш сәфәрендә җирле татарлар белән һәрвакыт очрашулар уздыруын билгеләп үтте.

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, «Бөек Ватан сугышында татарлар» дигән зур акция башлау нияте туганын әйтте. Ул төбәкләрдәге журналистларны кызыклы вакыйгалар, шәхесләр, сугыш белән бәйле тарихлар белән уртаклашырга чакырды.

«Республиканың төрле районнарында, Россиянең төрле регионнарында үзебезнең хәбәрчеләребезне булдыру теләге бар. Моны эшләрбез дип ышанам», — диде Гөлнара Сабирова.

Ул, шулай ук, газетаны 60-70 еллап алдырган буын картаюын, яшьләр газета укымавын, шуңа күрә Интернетта эшләргә мәҗбүр булуларын ассызыклады. «Бу бүген укучыны саклап калуның бердәнбер юлы. Планерканы да сайт белән башлыйм, сайт белән төгәллим», — диде.

Аның фикеренчә, газетаны тиражы белән генә чикләргә кирәкми. «Әйтик, 15 мең икән, һичшиксез, өчкә тапкырларга кирәк, чөнки яздырып алган газетаны йортта берничә кеше укый. Күршеләр белән дә алмашып укыйлар», — ди Гөлнара Сабирова.

Бүгенге утырышта, шулай ук, «Татмедиа» агентлыгы белән төбәкләрдәге газеталар арасында «Без — бергә» газетасы эшен дәвам иттерү буенча килешүләр төзелде. Газета Россия татар матбугат басмаларына кушымта буларак 2011 елдан бирле чыгып килә.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев төбәкләрдәге журналистлар белән килешү нигезендә эшләү мәсьәләсе каралачагын һәм төбәк матбугат чаралары мөхәррирләре белән аерым шәхси очрашулар уздырачагын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100