Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлегенә 25 ел тулды

«Иман» татар яшьләре берлеге 1994 елда оештырыла.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлегенә ноябрь аенда 25 ел тулды. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә.

Соңгы елларда «Иман» татар яшьләре берлеге «Татар кызы» конкурсы, «Чәкчәк» бәйрәмнәре, «Мин татарча сөйләшәм», хәйрия акцияләре кебек чаралар уздыра.

«Иман» татар яшьләре — Удмуртиядә генә түгел, Татарстанда һәм башка регионнарда да иң яхшы эшләүче оешмаларның берсе. Сезнең шушы оешманың эшен алып баруыгыз, аны җиренә җиткереп башкаруыгыз өчен без, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, гомумән, Удмуртия татарлары горурланабыз», — ди Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия идарәсе җитәкчесе Рәмзия Габбасова.