Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчесе булды
«Татар-информ»ның шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева Милли Шура рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Татар рухы һәм каләм» бәйгесендә «Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнар үтәлешен актив яктырткан өчен махсус номинация»дә җиңүче булды.
Шулай ук «Татар-информ»ның шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева Милли Шура рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Җиңүчеләр исемлеге:
«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы»
«Шаян ТВ» телеканалы (Казан шәһәре)
«Көмеш кыңгырау» газетасы (Яр Чаллы шәһәре)
Минһаҗев Рәшит Рәкыйп улы («Ватаным Татарстан» газетасы, Казан шәһәре);
Галләмов Мөхәммәт Мостафа улы, Морзакаева Динә Гайни кызы («Ихлас Шәриф» дини-мәгрифәти журнал, Уфа шәһәре, Башкортстан Республикасы).
«Милли проблемаларга багышланган иң яхшы аналитик эшләр циклы»
Ярхәмов Илнур Ирнис улы («KazanFirst» интернет-басмасы, Казан шәһәре);
Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» видеостудиясе (Казан шәһәре);
«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Татарлар» тапшыруы редакциясе (Казан шәһәре).
«Теле барның — иле бар». Татар телен өйрәнүгә, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган иң яхшы эшләр циклы
Гатина (Шарошкина) Рузилә Раиф кызы («Күңел радиосы», Яр Чаллы шәһәре);
«Яңарыш» газетасы (Ижевск шәһәре Удмуртия Республикасы).
«Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнар үтәлешен актив яктырткан өчен махсус номинация»
Иванова Ольга Анатольевна («ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Шешминская новь » газетасы редакциясе, Яңа Чишмә районы, Татарстан Республикасы) ;
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (Казан шәһәре).
«Татар рухы һәм каләм» конкурсы «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Конкурсның оештыручылары — «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты.
Конкурска эшләр 2019 елның 1 августыннан 1 ноябренә кадәр кабул ителде. Барлыгы 102 эш килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз