Р.Вәлиев: “Читтәге татар телле мәгълүмат чаралары милләттәшләребезгә үз хокукларын аңлату чыганагы да булсын иде”

Россия төбәкләрендәге татар телле басмаларның баш мөхәррирләре катнашында узган семинар-киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы депутаты шулай дип мөрәҗәгать итте

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Бүген татарның иң зур проблемаларының берсе үз-үзен саклап калу белән бәйле. Без яшәргә, көрәшергә тиешбез. Моның өчен милли аңыбыз, рухыбыз булырга тиеш. Бу өлкәдә матбугат чаралары безнең төп ярдәмчеләребез”. Бүген “Татмедиа”да Россия төбәкләрендәге татар телле басмаларның баш мөхәррирләре катнашында узган семинар-киңәшмәдә ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай дип мөрәҗәгать итте.
Разил Вәлиев бүген татарга милли рух җитми дип саный. “Татарның яртысыннан күбрәге милләт турында уйлап, аның проблемаларын кулыннан килгәнчә чишәргә тырышып яшәсә, тел өлкәсендә дә, дин өлкәсендә дә зур проблемаларыбыз булмас иде”, дигән фикердә ул. Татарны саклауда милли мәгариф төп рольне уйный. Тик бүген мәгариф күгендә куерган болытлар бер дә җиңел суларга ирек бирми. “2007 елда милли-төбәк компонентын мәгариф системасыннан юкка чыгаруны күздә тоткан 309 нчы федераль канун имзаланды. Бер ел узгач, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләрдә дә БДИны бары рус телендә генә тапшыруны күздә тоткан боерык чыгарды. Шунннан соң ата-аналарның милли мәктәпләргә фикере тискәре якка үзгәрә башлады. Милли мәгариф бетсә, бөтенесе бетә. Балалар туган телләрен өйрәнә алмый, укучысы булмагач, язучысы да булмый. Татарстанда без милли мәграфне күпмедер күләмдә сакларга тырышабыз әле, ә чит төбәкләрдә бу күпкә катлаулы”, -ди Разил Вәлиев. Ул татарның кайда гына, нинди шартларда яшәсә дә һәравкыт газета чыгаруын, матбугат тирәсендә тупланып яшәвен искәртте. Бүгенге татар басмалары да төбәкләрдә шул әһәмиятле вазифаны башкаруын дәвам итә. Алар бүген татарны берләштерү, туплап тору мәйданы. Разил Вәлиев читтәге татар телле мәгълүмат чаралары федераль законнарга,Татарстан белән РФ арасында төзелгән Шартнәмәгә таянып, милләттәшләребезгә үз хокукларын аңлату чыганагы да булсын иде, дигән теләктә калды.