45 ел дәвамында иҗат иткән татар халык студентлар хоры, КФУ җитәкчелеге ягыннан ярдәм булмау сәбәпле, - ябылу алдында

Хорны оештырып, шушы еллар буена җитәкчелек иткән ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллинның сабыр савыты ташып чыкты...

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 7 декабрь кичке 7дә Казан федераль университетының актлар залында университетның татар халык студентлар хоры соңгы тапкыр концерт куя. Чөнки Россия Федерациясендә бердәнбер булган татар студентлар хоры, КФУ җитәкчелеге ягыннан ярдәм булмау сәбәпле, ябыла.

Хорга консерваториядә укыган чагында ук нигез салып, 45 ел буена аның алыштыргысыз җитәкчесе булган Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе һәм М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет академия театры хормейстеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин бу турыда: “Сабыр савытым тулып ташыды: күп чыдадым, инде түзәрлегем калмады: безгә гастрольләргә акча юк, хезмәт хакы да символик кына, - ди университет җитәкчелегенең хор эшенә төкереп каравына хурланып. - Хәзерге көндә хор җитәкчесе 3,5 мең сумга, концертмейстер һәм хормейстер 1,5 меңәр сум акчага эшләп йөри - бу бит мыскыл итү, бездән көлү! Университет җитәкчелегенә хор бар ни дә, юк ни... Хорның юбилей концертына бик авырлык белән генә костюмнар тектерә алдык. Апрельда концерт белән билгеләп үтелгән юбилейда хәлебезне җитәкчелеккә аңлатып карадым. Консерватория тәмамлаган нинди яшь белгеч 3 мең сумга килеп эшләсен! Мин дә китсәм, хор - милли сәнгать учагы таралачак, ә минем түземлек бетте”, - дип ачынып сөйләде Ирнис абый.

Ә сабырлыкның соңгы тамчысы, дип, Ирнис Әхмәдуллович Әстерханга планлаштырылган гастрольләргә вузның транспорт чыгымнарын капларга теләмәгәнен атый. “Бу иҗади сәфәргә КФУ татар хорын чакырган як хәтта торак, туклану чыгымнарын һәм филармония залын арендалауны үз өстенә алырга булды, безгә транспорт чыгымнары гына калган иде, ә шуңа акча табылмады... Иҗади коллектив үз казанында гына кайный алмый, югыйсә”, – ди ул. 1968 елда канат чыгарган һәм 1976 елда “Халык коллективы” исеменә лаек дип табылган татар яшьләре хорында студент чакларында бүгенге галимнәр, әдипләр, дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр, журналистлар, укытучылар якты эз калдырган, арада артист булып китүчеләр бар. Гастрольләр белән заманында коллектив Татарстан төбәкләрен әйләнгән, дуслык концертлары белән Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург калаларында үзен күрсәткән, тәҗрибә туплаган. Россия фестивале дипломанты, республика күләмендәгеләренең лауреаты булып җитешкән хор нота грамотасы белмәгән килеш тә күп тавышка җырлый алган студентлары, аларны шуңа өйрәткән, хор белән җырлау өчен әсәрләрне үзе эшкәрткән җитәкчесе белән уникаль. Республиканың радио һәм телевидение үзәк фондларында хорның  язмалары саклана. Студентларның татар җырын хор белән ни дәрәҗәдә оста башкаруын Интернетта язмада ишетеп, ел саен Венециядә үткәрелә торган халыкара студентлар хорлары фестивален оештыручылар Италиягә фестивальга чакыргач та, акча юклыктан, КФУ татар халык хоры шушы мөмкинлектән коры калган иде...

Хор дирижеры һәм педагог И.Рәхимуллин җитәкчелегендәге татар студентлары хоры, шул рәвешле, таралу-таркалу алдында тора.