Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чара башланды

Бәйрәмдә Зәринә Вильданова, "Gauga" төркеме, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зөлфәт Зиннуров, Рәдиф Кашапов, Илгиз Шәйхразиев, K-Ru төркеме һ.б катнаша.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан Кремле яр буенда 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган акция башланып китте. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бәйрәмнән онлайн трансляция алып бара.

Акция-концертны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды. "25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Гасыр чиреге ул – үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе – республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгының һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды. Бу – Татарстанның күпмилләтле халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән казаныш", - ди оештыручылар.

Акция-концерт программасында, беренче тапкыр бер сәхнәдә, татар эстрадасы йолдызлары һәм альтернатив татар музыкасы вәкилләре: Зәринә Вильданова, "Gauga" төркеме, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зөлфәт Зиннуров, Рәдиф Кашапов, Илгиз Шәйхразиев, K-Ru төркеме чыгыш ясаячак.

Чарада язучылар һәм шагыйрьләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән Роберт Миңнуллин, Рәмис Әймәт, Ленар Шәех, Фәйрүзә Мөслимова, Ләбиб Лерон, Гөлзадә Бәйрәмова, Йолдыз Шәрәпова, Йолдыз Миннуллина, Луиза Янсуар, Әлфәт Закирҗанов, Рифә Рахман, Илшат Сәетов, Җәлил Мотыйгуллин һ.б. бар.  

Концертны Болгар радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримов һәм татар радиосы Dj Айсылу Лерон алып бара.

Уздырылу урыны: Кирмән яр буе (Батурин урамы тукталышы).

Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/124/