Чувашстан татарлары Татарстан Конституциясе көненә видеоролик эшләгән

Видеоны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы укучыларына да тәкъдим итә.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Чувашстан Республикасында яшәүче татарлар Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан "Youtube" каналында Чувашстанда яшәүче кардәшләрегез - татарлар!" дип исемләнгән видеоролик эшләгән. 4 минуттан артык барган роликта Чувашстанда яши торган танылган милләттәшләребезне дә, гап-гади татарларны да күрергә мөмкин. Ролик татарларның бердәм булуын, тынычлык сөюче икәнен һәм үз гореф-гадәтләре, йолаларына тугры булуын күрсәтүгә юнәлдерелгән. "Без татарлар - гүзәл халык!" дип башланган әлеге видео интернет челтәрендә 100 дән артык карау җыярга өлгергән. Видеоны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы укучыларына да тәкъдим итә.