Кырымда Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачылды

Гали Мәҗитов истәлегенә бюст ачу да планлаштырыла.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләттәшебез, Советлар Союзы Герое Гали Әхмәт улы Мәҗитов истәлегенә мемориаль такта ачылышы тантанасында катнашты.

Истәлек тактасы Кырым Республикасы Ялта шәһәренең Гали Мәҗитов исемен йөртүче урамдагы йорт диварына куелды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Шулай ук, Мәҗитов урамыннан ерак түгел скверда Гали Мәҗитов истәлегенә бюст ачу да планлаштырыла.