Димитровград шәһәрендә татар укытучысына истәлек тактасы ачылды

Истәлек тактасын ачу Укытучы көнен бәйрәм итүгә багышланган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрь көнне Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә күппрофильле лицейда РСФСРның атказанган укытучысы, шәһәрнең мактаулы гражданины, 5нче мәктәпнең беренче директоры Ривгать Ибраһимов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. 17 июньдә аңа 92 яшь тулган булыр иде.

«Өмет» газетасы хәбәр иткәнчә, истәлек тактасын ачу Укытучы көнен бәйрәм итүгә багышланган.

Тантаналы чарада шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы Александра Терёшина, Дәүләт Думасы депутаты Алексей Куриный, Ульяновск өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Г. А. Мурзаханов, шәһәр Ветераннар советы рәисе А. Д. Воронин һәм башкалар катнашты.

Тантаналы чарада Ривгать Рәшит улының туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре һәм элеккеге укучылары катнашты.

Искиткеч кешегә һәм педагог Ривгать Рәшит улы Ибраһимовка карата бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.