Петрозаводск Сабан туенда Татарстан артистлары чыгыш ясаган

Милли бәйрәм Губернатор паркында узган.
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Узган шимбәдә Карелия татарлары Гаврил Державин губернатор булган җирдә Сабан туен бәйрәм итте. Бу хакта җирле татарларның "Чулпан" оешмасы яза. 
 
Сабан туе Петрозаводск шәһәренең Губернатор паркында уздырылган.
 
  • Олонецк губерниясен җитәкләгән Гаврил Романович Державин Казан губерниясенең Сокуры авылында туган. 

Милли бәйрәмдә традицион уеннар уздырылган, татар милли бизәкләре төшерелгән кул эшләнмәләре сату нокталары эшләгән, татар ашлары пешерү буенча мастер-класслар үткәрелгән, Татарстан артистлары чыгыш ясаган.