Чувашстанда Тукай авылында Шәкертләр бәйрәме булды

Биредә авыл шәкертләре арасында футбол, милли көрәш һәм төрле уеннар, викториналар һәм башка чаралар оештырганнар.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Чувашстанның Тукай авылы паркында Урмай мөхтәсибәтенең Шәкертләр бәйрәме булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Мөселман җәйләүләренең тәмамлануы уңаеннан узган бәйрәмдә күптөрле чаралар узды. Шәкертләр бәйрәме көнне авылның ял итү паркы тирәсенә чатырлар куелды. Сәхнәләр җыеп, дини эчтәлекле шигарьләр белән бизәлде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Чараны Тукай авылы мәхәлләсе оештырган. Урмай, Комсомол, Әлибаш, Чичкан мәхәлләләре катнашкан. Бәйрәм Тукай авылы мәктәбе белән берлектә үткән.

Тантаналы өлештә Сахалин, Мәскәү, Түбән Новгород, Чабаксар, Казан якларыннан килгән кунаклар, Чувашстан Республикасы Диния нәзарәте, Чувашстан Республикасы милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре, Урмай мөхтәсибәтеннән имамнар, Тукай авылының аксакаллары, апа-абыйлары, хаҗи һәм хаҗияләр катнашкан.

Биредә авыл шәкертләре арасында футбол, милли көрәш һәм төрле уеннар, викториналар һәм башка чаралар булган.