Башкортстан җырчыларына Татарстанга китәр өчен хәзер бернинди сәбәп юк – Азат Вахитов

“Туган тел” телеканалы директоры фикеренчә, Татарстан эстрадасы элитасын Башкортстан җырчылары тәшкил итсә дә, хәзер бу тенденция үзгәрергә мөмкин.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Башкорстанда татар җырчыларына үзләрен таныту, тамашачыга җырларын җиткерү өчен барлык шартлар бар. Башкортстанның “Туган тел” телеканалы генераль директоры Азат Вахитов 3 июль көнне Уфада татар-башкорт эстрада җырчылары өчен оештырылган TTstarparty кичәсеннән булган фикерләре белән уртаклашып, “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

TTstarparty чыгышы белән Башкортостаннан булган татар-башкорт эстрадасы артистларын бергә туплау максатыннан быел беренче тапкыр үткәрелде. Чарада 100гә якын артист катнашкан. Азат Вахитов сүзләренчә, әлеге очрашу катнашучыларда бик уңай тәэсир калдырган.

“Эстраданың танылган җырчыларын бергә туплау теләге инде күптәннән бар иде. Аралашу, фикер алышу, планнарыбызны, бездә булган чараларны аларга җиткерү, нәтиҗәләр чыгару өчен оештырылды бу чара.

Узган елны аларның ярдәме белән Уфада 12 зур масштаблы концерт үткәрә алдык. Артистлар безне аңлыйлар, без аларны аңлыйбыз, без - аларга, алар безгә кирәк, дигәндәй. Соңгы елларда алар белән тыгыз элемтә урнашты, тандем кебек эшлибез.
Кичәге очрашудан бүген бик күп уңай фикерләр килә, социаль челтәрләрдә язалар. “Сез әлеге очрашу белән безне туганлаштырдыгыз”, “Озак еллар шул өлкәдә эшләүгә карамастан, болай очрашып аралашканыбыз юк иде” кебек сүзләр җиткерәләр. Бөтенесе дә бик канәгать калган”.

"Башкортстаннан чыгучы артистлар өчен монда калып эшләү икеләтә отышлы"

Азат Вахитов фикеренчә, хәзер Башкортстан артистларына танылу өчен читкә китәргә кирәкми, республиканың үзендә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

“Килгән артистларга җиткерергә теләгән фикерем шул иде: элек артистлар өчен Башкорстан аудиториясе бик зур булып тоелмый, һәм алар читкә китү ягын карый иде. Ә бүген инде китүнең әһәмияте юк, монда калып та башка төбәкләрдә танылу мөмкинлеге бар, без аларның иҗатын киң аудиториягә җиткерә алабыз. Безне хәзер Татарстанда да, Кырымда, Россиянең башка төбәкләрендә, Азәрбайҗанда да карап була. Шуның өчен Башкортстаннан чыгучы артистлар өчен монда калып эшләү икеләтә отышлы. Беренчедән, үзебезнекеләр, икенчедән, аларның иҗатын башка төбәкләргә дә җиткерү мөмкинлеге бар.

Башкортстан артистларының элек күпләп Татарстанга, башка төбәкләргә китүләре турында сөйлисем килми. Моның үз вакытында сәяси, милли сәбәпләре булгандыр. Ләкин мондый төр проблемалар кешеләрнең үз башларында гына яши, барысы да уйлап чыгарылган. Бүген инде болар юк. Мин аңлыйм, Татарстан эстрадасы күпкә җанлырактыр, шул ягы белән кызыктырадыр, бәлки. Ләкин аның элитасын тәшкил иткән популяр җырчыларның күбесе Башкортстаннан килүчеләр бит. Салават, Хәния Фәрхи, Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар”.

“Башкортстанда яшәп иҗат итүче артистларны Татарстанда, шулай ук башка төбәкләрдә дә таныту өчен тырышабыз. Шул максаттан Казанда үз офисыбызны ачарга телибез. Моны сентябрь айларында тормышка ашырырбыз, дип уйлыйм.
Апрель аеннан продюссерлык үзәге эшли башлады, бүген телеканалның эчтәлеген үзгәртү буенча эш алып барабыз, яшь башкаручыларны җәлеп итәргә, танытырга тырышабыз.

Август ахырында телеканалны Казанда тәкъдим итәргә, шунда бушлай зур концерт оештырырга дигән ниятебез бар. Үзебезнең артистларны Татарстан тамашачысына җиткерә алырбыз, дип өметләнәм. Татарстанлылар безне белергә тиеш”, - диде ул.  

Бу чара турында тулырак Интертат электрон газетасында укырга мөмкин.