Мирфатыйх Зәкиев Алтын медаль белән бүләкләнде

Татарның күренекле галимен төрки дөньяның фән үсешенә зур өлеш керткәне өчен зурладылар.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх  Зәкиев төрки дөньяның фән үсешенә һәм тугандаш халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Халыкара төрек академиясенең (TWESCO) Алтын медале белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең рәсми сайты хәбәр итә.

Астана каласында “Бөек дала” (“Великая степь”) дигән ІІ Халыкара гуманитар фәннәр форумы май аенда булып узган иде. Анда Америка, Венгрия, Германия, Кытай, Монголия, Көньяк Корея, Һиндстан, Россия һәм төрки дәүләтләрдән килгән галимнәр, фән эшлеклеләре катнашты. Форумда төрки мәдәниятне саклау мәсьәләләре кузгатылды.