Саранскида Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының күчмә утырышы узды

Саранскида Бөтендөнья татар конгрессының IV съезды куйган бурычларны тормышка ашыру кысаларында БТК Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы узды
(Казан, 6 июнь, “Татар информ”, Гөлназ Шәйхи). Мордовия башкаласы Саранскида “Бөтендөнья татар конгрессының IV съезды куйган бурычларны тормышка ашыру кысаларында Мордовия Республикасындагы татар-милли мәдәни оешмаларының проблемалары турында” дигән темага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы узды.
Утырыш эшендә БТК БК рәисе Ринат Закиров, урынбасары Рәмис Сафин, Казаннан шулай ук Ислам Әхмәтҗанов, Разил Вәлиев, Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, Ульяновскидан Фәрит Әюпов, Тольяттидан Җәмил Вәлиуллин, Пензадан Киязим Дебердиев, Башкарма комитет әгъзаларыннан Фәүзия Бәйрәмова һ.б., Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин катнашты.
Мордовия башкаласына килгән конгресс кунакларын Мордовия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Сезганов, милли сәясәт Дәүләт комитеты рәисе Александр Лузгин, МРның матбугат һәм мәгълүмат министры Валерий Маресьев, мәдәният министры Петр Тултаев, мәгариф министры Наталья Юткина, спорт һәм туризм министры Владимир Киреев, сәламәтлек саклау министры Рафаэль Аширов һәм башка рәсми кешеләр, барлык районнарның хакимият башлыклары, милли оешма җитәкчеләре катнашты.
Иң беренче “Мордовия җирендә Сабантуй ” дигән фотокүргәзмә ачу тантанасы узды. Милли бәйрәмебезне һәрьяклап сурәтләгән әлеге фотолар күргәзмәсе биредә уза торган татар бәйрәменең югары дәрәҗәдә үткәрелүен ассызыклый.
Хөкүмәт йортында узган “Мордовия Республикасындагы татар милли-мәдәни оешмаларының проблемалары”, “Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе оешу”, “Иҗтимагый һәм дини оешмаларның Мордовия Республикасы дәүләт органнары белән хезмәттәшлеге” дигән көн тәртибе мәсьәләләрен үз кысасына алган әлеге күчмә утырышта Мордовиядәге татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Шамил Бикмаев, Ромодан районының Белозерье авылы башлыгы Гафур Әбдрәшитов, язучы Фәүзия Бәйрәмова, Мордовия дәүләт университеты доценты Надия Азизова, “Юлдаш” газетасының баш мөхәррире Альмира Габунова, журналист Ирек Биккинин, галим Дамир Исхаков һәм башкаларның чыгышында татар милли тормышындагы проблемалар күтәрелде, башкарылган эшләрдәге уңай яклар билгеләп үтелде. Татарларны борчыган, утырышта күтәрелгән проблемаларга хөкүмәт вәкилләре җавапларын җиткереп, үз фикерләрен белдереп бардылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барган сөйләшүдән соң күчмә утырышның татар авылларындагы мәктәпләрдә ана телендә укытуны киңәйтүне, уку йортында татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләүче төркем булдыруны, Мордовиядәге татар мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның белемнәрен дәвам итәргә Татарстан югары уку йортларында кабул итүне, “Мордовия радио”сында эфирга чыгучы тапшыруның вакытын арттыру һәм башка пунктларны үз эченә алган карар кабул ителде.