Тамбовтагы милләттәшләребезнең барлык өметләре Татарстанда

Тамбовтагы милләттәшләребезнең барлык өметләре Татарстанда

(Казан, 6 май, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Тамбов өлкәсе Уваровски районы Яңураз авылыннан татарлар мөрәҗәгать иткән. “Татарские новости” газетасының “Миллият” кушымтасы журналисты Алия Сабирова “Татар-информ” хәбәрчесенә ассызыклавынча, алар: “Авылыбызда урта мәктәпне ябарга карар бирделәр, без кемнән ярдәм сорарга да белмибез, бөтен өметебез – Татарстанда”, - дип белдергән.

Яңураз мәктәбендә 57 бала укый икән. Конгрессның юристы Роза ханым Фәрдиева әйтүенчә, бу карар уку йортын ябу өчен нигез була алмый.

Тамбовтан килгән милләттәшләребез әйтүенчә, авыл халкы мәктәпне ябуга теше-тырнагы белән каршы. “Тирә-юньдә гел рус авыллары, мәктәбебез ябылса, укучылары туп-туры рус мәктәбенә барып керәчәк, анда тел дә юк, дин дә, балаларыбыз урыслашып бетәчәк”, - ди алар.

Роза ханым Фәрдиева киңәше буенча, милләттәшләребез хәзер Татарстан һәм Россия мәгариф һәм фән министрлары исеменә, шулай ук Татарстан Президенты һәм БТК Башкарма комитеты рәисе исеменә хатлар яза. Шул ук вакытта алар ата-аналардан, авыл халкыннан имза җыячаклар.