Татар балеринасы Әлфия Айдарская 80 яшен билгеләп үтте

Татар балеринасы Әлфия Айдарская 80 яшен билгеләп үтте

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Күптән түгел танылган балерина, Сара Садыйкованың кызы һәм аның мирасын саклаучы Әлфия Айдарская үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул бүгенге көндә 4нче татар гимназиясендәге С.Садыйкова музеен җитәкли һәм күренекле композиторның 100 еллыгына багышлап китап чыгарырга әзерләнә.

Әлфия Айдарская Казанда Бишбалта бистәсендә туган. Әтисе Газиз Айдарский һәм әнисе Сара Садыйкова еш гастрольләрдә йөрү сәбәпле, ул әбисендә тәрбияләгән. Ә 9 яшеннән Нинель Юлтыева белән бергә Ленинград академия хореография училищесында (хәзер Рус балет академиясе) укыган. 1941-1964 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләгән, күп спектакльләрдә солистка булган. Пенсиягә чыккач та ул төрле уку йортларында балаларны балет сәнгатенә өйрәткән. Казан театр һәм Алабуга мәдәни-агарту училищеларында укучыларга бию серләре буенча дәресләр биргән. 1971нче елда Казанда татар циркын ачуда катнашкан һәм анда ул педагог-репетитор булып эшләгән.

Әлфия Айдарская күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән булса да, аның иң кадерле бүләге — Бөек Ватан сугышында хезмәттәге батырлык өчен медале. Ул сугыш елларында илебезнең күп төбәкләрендә гастрольләрдә булган һәм шулай ук Казанда да хәрби госпитальләрдә еш кына шефлык концертлары куйган. Госпитальдә яраланучыларны да караган.

Әлфия ханым тормыш юлында күпсанлы кызыклы шәхесләр белән дә очрашкан һәм бергә иҗат иткән. Ул үзенең истәлекләрен туплап 2002нче елда «Йөрәк хәтере» («Память сердца» дигән китап язып чыгарган. Бүгенге көндә Әлфия Айдарская әнисе Сара Садыйкованың музеен җитәкли. Ул анда экспонатлар җыюда да ярдәм иткән. Казанда һәм Мәскәүдә С.Садыйковага һәм Г.Айдарскийга багышлап күпсанлы чаралар үткәргән. Хәзерге вакытта ул Сара Садыйкованың тууына 100 тулуга аның әле дөнья күрмәгән җырларыннан җыентык чыгарырга әзерләнә. Аны чыгару өчен химаячеләр эзләү белән мәшгуль. Мәшһүр композиторның исемен мәңгеләштерү буенча мәсьәләләр дә аны нык борчый. Бүгенгәчә әле Казанда С.Садыйкова исемендәге урам да, аңа һәйкәл дә, хәтта ул яшәгән йорт диварында истәлек тактасы да юк, ди Әлфия ханым.