Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек дәвам итә

Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек дәвам итә

(Уфа, 6 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге идарәсе әгъзалары чираттагы утырышын үткәрде. Анда 22 июнь көнне Уфада үтәчәк Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек барышы тикшерелде. Анда кайбер оештыру мәсьәләләре каралды һәм корылтайда сөйләнәчәк докладлар буенча фикер алышулар булды.

Башкортстан татарлары корылтае былтыр ноябрь аенда Мәскәүдә узган җыенның икенче өлеше сыйфатында үтәчәк. Узган елда Уфада бина ала алмагач, корылтайны ил башкаласында үткәрергә мәҗбүр булганнар иде. Инде менә бу юлы аны Уфада үткәрү өчен, Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге ике атна элек үк хакимият органнарына хат язган иде. Әмма моңарчы ул хатка язма рәвештә бернинди җавап та алынмаган. Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов әлеге утырышта әйтүенчә, хакимият органнары бу корылтайга бина бирүгә ризалыгы булмавы турында телефон аша гына җиткергән.

Шулай итеп Башкортстан татарлары үз корылтае өчен бу юлы да рәсми хакимиятләрдән Уфадагы кайсы да булса бинаны бер көнгә арендалау өчен рөхсәт алуга ирешә алмады. «Моның шулай булачагын без алдан ук фаразлаган идек инде, – ди Рамил Бигнов. – Республика җитәкчелеге татар милли оешмалары белән сөйләшүләр башларга, аралашырга һәм аңлашуга һаман да әзер түгел. Ә Уфадагы зур мәдәният сарайлары директорлары үзләре генә татар корылтае уздыру өчен бина бирергә курка. Чөнки алар шул көнне үк өстән күрсәтмә белән вазыйфаларыннан алынырга мөмкин».

Шулай да татар милли хәрәкәте лидерлары Башкортстан татарлары корылтаен барыбер үткәрергә җыена. Рамил Бигнов белдерүенчә, бина мәсьәләсе дә хәл ителгән инде. Әмма ул хакта әлегә беркемгә дә мәгълүмат бирмиләр. Корылтайның кайда үтәчәген белеп калган республика түрәләренең төрлечә аяк чалуыннан шикләнә алар.

Инде элек тә хәбәр ителгәнчә, Башкортстан татарлары корылтае 22 июньдә мотлак үтәчәк һәм анда республика районнарыннан һәм Уфадан җәмгысе 800гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Делегатларга чакыру кәгазьләре бу атнада җибәрелә башлый. Корылтайга әзерләнү барышын тикшерү өчен, татар милли хәрәкәте лидерлары бу атнаның җомгасында оештыру комитетының чираттагы утырышына җыелырга килештеләр.