Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче Ренат Хариска – 75 яшь

Тумышы белән Ульяновск төбәгеннән булып, язмышын Татарстан белән бәйләгән талантлы шәхес ул

 (Казан, 6 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Ренат әфәнде Харис бүген 75 яшьлеген билгеләп үтә.

Ренат Мәгъсүм улы Харисов 1941 елның 6 маенда Ульяновск (элекке Сембер) өлкәсенең Цильна (Чынлы, элек Богдашкино) районы Кәйлә (Зирекле Күл — Елховое Озеро) авылында туган. Әти-әнисе укытучылар булып, бер авылдан икенче авылга еш күчеп йөргәнлектән, Р.Харисның балалык һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа төбәгендәге авылларда уза. 1958 елны Буа шәһәрендә А.Луначарский исемендәге урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 2 нче Төзү-монтаж идарәсендә (СМУ-2) бер ел чамасы слесарь-сантехник булып эшли. 1959-1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Татарстанның Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1963-1964) булып эшли, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча инструктор (1964-1965), аннары 1965-1971 еллар арасында «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») җаваплы секретарь һәм 1971-1973 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре вазифаларын башкара. 1973-1982 елларда ул — Татарстанның мәдәният министры урынбасары, ә 1982 елдан 1989 елга кадәр «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1989-1991 елларда КПССның Татарстан рескомында идеология бүлеге мөдире булып эшли. 1991 елда Р.Харис Татарстан Югары Советының матбугат органы «Татарстан хәбәрләре» газетасын оештыруга турыдан-туры җитәкчелек итә һәм 1995 елга кадәр бу газетаның баш редакторы була (соңыннан бу газета җирлегендә «Мәдәни җомга» газетасы оеша). Р.Харис – 1990 елдан башлап Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өч чакырылыш халык депутаты. 1995–1999 елларда ул Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары вазифаларын башкара. Конституция комиссиясе әгъзасы буларак, Татарстанның дәүләт символлары буенча эшче төркемне җитәкли һәм Татарстанның Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерли, шулай ук татар, рус, инглиз телләрендә «Татарстан символлары» дигән китап яза.

Ул – әдәбият мәйданына алтмышынчы еллар башында төркем булып килгән һәм беренче адымнарыннан ук шигърияттә үз тасвири алымнарын, үзләренчә язу стильләрен булдырырга омтылган шагыйрьләрдән берсе. Республика көндәлек матбугатында аның исеме 1962–1963 елларда күренә башлый, 1968 елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә тәүге җыентыгы («Җир һәм Кеше»), ә тагын бер елдан шагыйрь Сибгат Хәким кереш сүзе-фатихасы белән «Кайтаваз» исемле китабы басылып чыга. Хәзер ул – Казан, Мәскәү, Уфа, Чабаксар нәшриятларында татар, рус, башкорт, чуаш, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән кырыктан артык шигъри тупланмалар авторы. Аларның һәммәсе диярлек үз вакытында әдәби тәнкыйтьтә бәхәс уяткан җыентыклар. Болардан тыш аның аерым әсәрләре егермедән артык БДБ халыклары һәм берничә чит ил телләренә тәрҗемә ителә, «Новый мир», «Огонек», «Дружба народов», «Юность», «Молодая Гвардия», «Москва», «Наш современник», «Советский Союз», «Крестьянка», берничә БДБ иле, Болгария, Венгрия, Төркия әдәби журналларында һәм альманахларында дөнья күрә.

Р.Харис – кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. Ул – композитор М.Яруллин белән берлектә татар милли сәнгатендә оратория жанрына нигез салучы. Аның поэмалары буенча опералар («Идегәй», Р.Гобәйдуллин; «Тукай мәхәббәте», Р.Ахиярова) языла, балет («Йосыф кыйссасы», Л.Любовский) куела, телефильмнар («Камил Якуб», «Сәйдәш яры», «Шашкын мәхәббәт») экранлаштырыла, эфирда радиоспектакльләр («Сабантуй», «Гармунчы», «Чехов базары», «Бүре күзе», «Худяков») яңгырый. Шагыйрьнең «Серле алан» әсәре курчак театрлары өчен иң яхшы татар пьесалары антологиясендә урын ала. Р.Харис сценариесе буенча Г.Тукайга багышланган «Озари мне душу песней» исемле музыкаль кинофильмы куела, республика тормышына нисбәтле «Дорога на Сабантуй» дигән документаль фильм дөнья күрә. Р.Харис – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале идеяләре авторы.

www.gabdullatukay.ru язмасы файдаланылды.