Габдулла Тукай һәйкәле Казакъстанның Семей шәһәрендә дә булдырылды

Бу Казакъстанда татар шагыйрьләренә куелган өченче һәйкәл исәпләнә

 (Казан, 6 май, “Татар-информ”). Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә урнашкан Семей (Җидепулат) шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга (1886-1913) һәйкәл (бюст) ачылды.

Булачак һәйкәлгә таш салу тантанасы былтыр 20 сентябрьдә узган иде. Татар халкы һәм әдәбият сөючеләр өчен әлеге гүзәл вакыйга олуг бәйрәмгә тиң. Һәйкәлне ачу тантанасында Россия Федерациясенең Казакъстандагы Генераль консулы Сергей Анненков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Семей шәһәре администрациясе һәм Казакъстанда яшәүче татарлар, әдәбият сөючеләр катнаштылар, диелә БТК БК хәбәрендә.

Аерым алганда, бу Казакъстанда татар шагыйрьләренә куелган өченче һәйкәл булды. Көнбатыш Казакъстан өлкәсендәге Җаек (Уральск) шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл бар. Ә Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе башкаласы Өскәмәндә (Усть-Каменогорск) Муса Җәлилгә һәйкәл (бюст) былтыр июнь аенда ачылган.