Самара өлкәсендә татар балалары өчен фестиваль-бәйге була

“Мирас” бәйгесендә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша ала.
(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Самара өлкәсендә “Мирас” татар балалары фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә."Егерме елдан артык үткә­релеп килгән татар балалары фестиваленә былтыр “Мирас” исеме бирелгән иде һәм аны өлкә милли-мәдәни автономиясе үз өстенә алды. Быел чараны яңадан шәһәр автономиясе үткәрәчәк. Оештыру эшләре, былтыргыча, Искәндәр Сәетовка тапшырылды", диелгән әлеге хәбәрдә.Быел фестиваль 28 апрельдә Самара шәһәренең «Заря» Мәдәният йортында үтәчәк. Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша ала. Конкурста 9 номинация һәм 5 яшь төркеме бар.