Мәскәү татарлары Штабында Валерия Порохова лекциясе узды

Лекциягә татар автономияләре рәисләре һәм активистлары, галимнәр, Мәскәү аксакаллары җыелды.
(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). Мәскәү татарлары Штабында Коръәнне мәгънәви яктан рус теленә тәрҗемә иткән Валерия Порохова Ислам, фән һәм мәдәният темасына лекция укыды. Бу турыда Штабның Инстаграм битендә хәбәр ителә.⠀Лекциягә татар автономияләре рәисләре һәм активистлары, галимнәр, Мәскәү аксакаллары җыелды.⠀Валерия Порохова кешенең рухилыгы һәм Исламның дөнья цивилизациясе үсешендә роле турындагы мәсьәләләрне күтәрде. Шулай ук дөньяның танылган мөселманнары турында да сөйләде.⠀Киләчәктә Штаб Валерия Порохова белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк. Яклар лекцияне яшьләр аудиториясе өчен аерым уздырырга килештеләр.⠀