news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ихлас. Балкыш» тапшыруында Башкортстанда яшәүче татарлар турында фикер алыштылар

Васил Шәйхразыев «Татарлар: гамәл стратегиясе» документы һәм аны тормышка ашыру ысуллар турында сөйләде

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, «Ихлас. Балкыш» тапшыруында катнашты.

Тапшыруның алып баручысы — Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов. Биредә Башкортстанда яшәүче татарларның эшчәнлеге, киләчәккә планнар хакында фикер алыштылар, 2021 елга йомгак ясалды. 

Шулай ук Васил Шәйхразыев «Татарлар: гамәл стратегиясе» документы һәм аны тормышка ашыру ысуллар турында сөйләде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Бу көннәрдә Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасында булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100