420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елның гыйнвар аенда Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының чираттан тыш ачык утырышы була. Ул халык санын алу чарасына багышланачак. Бу хакта Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бүгенге киңәйтелгән утырышта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, утырыш якынча 20 гыйнварда узар дип көтелә. Васил Шәйхразыев 1 апрельдән халык санын алу башлануын искәртте.
«Аның буенча эш күптән бара. Бөтен Россиядә яшәүче татарлар буенча мөрәҗәгать тә кабул итәрбез. Халык санын алу бөтен Россиядә яшәүче һәр милләт өчен әһәмиятле. Милләтләр арасындагы бөтен мөнәсәбәтләрнең ачыклыгы безнең өчен бик мөһим. Без һәрвакыт әйтәбез: безгә кешенеке кирәк түгел, ләкин үзебезнекен без алга алып барырга тырышабыз», — диде Васил Шәйхразыев.