news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Милли шура карамагында Экспертлар шурасы төзеләчәк

Экспертлар шурасы ярты ел эчендә оештырылыр дип көтелә.

Дамир Исхаков: Милли шура карамагында Экспертлар шурасы төзеләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы карамагында Экспертлар шурасы төзеләчәк. Бу хакта утырышта галим-этнограф, тарихчы Дамир Исхаков хәбәр итте. 

Ул Экспертлар шурасының рәисе, урынбасарын билгеләү кирәклеген әйтте. «Шактый эшче төркемнәр төзергә кирәк. Регионнарда да акыллы кешеләр бар. Конгрессның үзенә дә „перезагрузка“ кирәк. Коронавирус башлангач, яңа эш алымнары, мәгълүмат һәм аналитика мөһим», — диде Дамир Исхаков.

Ул татар ата-аналарының милли аңын үзгәртү юллары турында уйланырга кирәк, дип белдерде.

Дамир Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтүенчә, Экспертлар шурасының төп вазифасы — мәгълүмати-аналитик материаллар әзерләп, татар милләтенең төрле проблемаларын чишү юлларын күрсәтү. 

«Моңарчы безнең андый оешма юк иде. Кирәк вакытта гына галимнәрне чакырып, нәрсәдер эшли ала идек, хәзер безгә оешкан рәвештә хәрәкәт итәргә кирәк, чөнки проблемалар һаман саен катлаулана бара. Күп кенә „мозговой штурмнар“ кирәк, шунсыз мәсьәләләрне хәл итеп булмый. Конгресс каршындагы экспертлар шурасы координацион үзәк булырга тиеш», — диде Дамир Исхаков.

Аның сүзләренчә, Экспертлар шурасы бер ярты ел эчендә оешып чыгар дип көтелә. Башкарма комитеттагы Этнологик мониторинг үзәген торгызу карары да бар. «Эш органы буларак, этнологик мониторинг үзәген тәкъдим итәм, аны аякка бастырырга кирәк. бик күп видеофильмнар төшерү планы бар», — дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100