Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды

Анда РФның 50 төбәгеннән 114, чит илләрдән 18 делегат, тагын 18 төбәктән яшьләр оешмаларының 20 җитәкчесе һ.б.катнашты

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 4-5 декабрьдә Казанда, параллель рәвештә, үзенең киңәйтелгән (еллык хисап) утырышын һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумын уздырды.

БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсеннән алынган белешмә буенча, әлеге чараларда Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат чакырылган булган. Әлеге исемлектә ТР Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре хакимияте, татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре, татар зыялылары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар.

БТК БКның киңәйтелгән утырышына килүчеләр өчен кичә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында нәтиҗәле, низагларсыз аралашуга, дәүләт теркәве узу сорауларына һәм татар милли-мәдәни оешмалары эшчәнлегенең хокукый нигезләренә кагылышлы лекция булды. Бүген исә делегатлар көннең икенче яртысында “Казан” милли мәдәният үзәгенә әлеге халыкара иҗтимагый оешманың 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2016 елга эш планын кабул итү өчен җыелды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Президенты Аппараты вәкиле Данил Мостафин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Еллык утырышка РФның 50 төбәгеннән 114, чит илләрдән 18 делегат - БТК БК әгъзасы һәм татар оешмалары җитәкчесе булган милләттәшләр килгәнлеге, тагын 18 төбәктән яшьләр оешмаларының 20 җитәкчесе катнашуы әйтелде.

Утырыш эшен алып барган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, теге яки бу төбәктә зур милли чаралар үткәрү - халкыбыз өчен зур бәйрәм, дип, аларның милләтне берләштерүдәге ролен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республикадан вәкилләр катнашуының җирле халык һәм төбәк хакимиятләре өчен мөһимлеген аерым билгеләп үтте, быел уздырылган андый чараларны барлады. Алга таба зур чараларны төбәкара итеп оештырырга тәкъдим итте, алга таба да аларда теләп катнашачакбыз, дип вәгъдәләде. Милләт үсеше өчен урыннарда файдалы гамәлләр кылган меценатлар, химаячыларның исем-фамилияләрен БТК БК рәисе аерым атап, булдыклы меценатлар арасында үз хисабына балалар бакчасы, мәктәп, спорт-комплекска кадәр төзеткән игелекле зат бар, дип, олы рәхмәт белдерде. Кичә биредә "История татар" 7 томлыгы тәкъдим ителүен искәртеп, күптән түгел Татарстан эшмәкәрләре ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән бергә "Башкортстан татарлары тарихы" 3 томлыгын нәшер итүдә иганәчелек ярдәме күрсәтү турында килештеләр, дип игълан итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы татарлар күпләп яшәгән теге яки бу төбәккә, шул исәптән чит илләргә, хезмәти сәфәре вакытында андагы татар җәмгыятьләре белән очрашып, аларның мәнфәгатьләрен белешә, гомумән, милли эшләрдә ярдәм итү җае таба, эш графигы тыгыз булуга карамастан, хөрмәт күрсәтеп, Казанда безнең утырышларда катнаша, кичә дә шулай булды, дип Р.Закиров хөрмәт сүзләре белән аерым билгеләп үтте.

Киңәйтелгән утырышта Әстерхан, Пенза, Красноярск, Ульяновск, Сарытау, Башкортстан, Марий Эл, Эстония, Бельгия татар җәмгыятьләре җитәкчеләре үзләрендә эшчәнлек казанышлары, мәнфәгатьләр турында хисап тотты, тәкъдимнәр кертте.

Киләсе елга Сабан туйларын, шул исәптән Росия авыллары һәм федераль Сабан туйларын, шулай ук "Түгәрәк уен", "Болгар җыены", "Татар кызы" кебек фестивальләр, конкурслар уздыруда актив катнашу, Татарстаннан грантлар алу өчен заявкаларны вакытында бирү, төбәкләрдә татар авыллары тарихын өйрәнү, VII Бөтендөнья татар яшьләре форумын әзерләп үткәрүдә яшьләр оешмаларына ярдәм күрсәтү һ.б. турында сүз булды. Соңгысы буенча Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин яшьләр эшчәнлеге юнәлешләре белән таныштырып, грантларга конкурслар игълан иткәндә яшьләргә адресланган өлеше дә булсын иде, татар авыллары тарихын өйрәнүгә яшьләрне кызыксындыру өчен стипендияләр каралсын иде, дип тәкъдим итте. БТК БКның киләсе 2016 елга эш планы делегатлар кулына алдан бирелгән булып, соңыннан утырыш резолюциясе проекты тавышка куеп кабул ителде.

Ахырдан ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ТР дәүләт һәм әлеге халыкара иҗтимагый оешма бүләкләрен милләт өчен хезмәтләре белән танылган бер төркем милләттәшкә тапшырды. Бу мәсьәләдә Сарытау вәкиле, милләт файдасына саллы өлешен керткән меценатлар, химаячылар өчен дә махсус бүләк каралсын иде, дигән тәкъдим керте.

Киңәйтелгән утырыштан соң сәгать кичке 8дә делегатлар, бу юлыга БТК БК линиясе буенча соңгы чара итеп, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына “Халкым минем” телевизион тапшыруның 10 еллыгына багышланган тантаналы кичәгә китте. Әлеге мәдәни чарада югарыда әйтелгән 600ләп делегатның һәммәсе катнаша ала.