420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). 6 ноябрь көнне Казан Кирмәне яр буенда 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган акция оештырыла. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бәйрәмнән онлайн трансляция алып барачак.
Акция-концертны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра. "25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Гасыр чиреге ул – үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе – республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгының һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды. Бу – Татарстанның күпмилләтле халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән казаныш", - ди оештыручылар.
Акция-концерт программасында татар эстрадасы йолдызлары һәм яшь бәйсез башкаручыларының чыгышлары каралган.
Уздырылу урыны: Кирмән яр буе (Батурин урамы тукталышы), 6 ноябрь, 15:00.
Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/124/