Конституция һәм дәүләтчелек мәсьәләләрен яңача күрсәтү мөһим – Айрат Фәйзрахманов

6 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Казан Кремле яр буенда Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концерт узачак.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конституция, дәүләтчелек - һәрвакыт актуаль мәсьәләләр, һәм аларны яңача күрсәтү мөһим. Бу хакта “Татар-информ” матбугат үзәгендә Татарстан Конституцясенең 25 еллыгы уңаеннан уздырыла торган акция-концертка багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

“Бу - безнең күптәнге хыялыбыз. Конституциягә 20 ел булганда да без аны ничек итеп бәйрәм буларак уздырып булуын, актуальләштерә алу юлларын караган идек. Узган 2016 елда без Татарстан Конституциясенә багышланган лекторий уздырдык. Татарстан Конституциясе бәйрәме яшьләр өчен яңа, кызыклы форматта булачак. Монда татар эстрадасы һәм альтернатив музыка бер сәхнәдә яңгыраячак. Андый чараның булганы юк әле. Бу - безнең Конституциябезгә, хокукларыбызга яңа күзлектән карау булачак. Хәзерге вакытта Татарстанда телләр вәзгыяте дә кискенләште. Бу киеренкелекне булдырмас өчен, мондый чаралар да кирәк диеп уйлыйм. Бездә ике дәүләт теле булуын да кешеләргә һәрвакыт җиткереп торабыз. Соңгы арада сәясәт халкыбыз тормышына һәрдаим йогынты ясап тора, һәм, миңа калса, Конституция, федерализм принциплары, Татарстан дәүләтчелеге мәсьәләләре һәрвакыт актуаль һәм аларны яңача күрсәтеп тору мөһим”, - дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган акция-концерт Бауман урамыннан Кремль яр буена күчерелде. Акция-концерт 6 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә башлана.