Астанада күренекле дин белгече, мәгърифәтче Габдрәшит Ибраһимовны искә алдылар

Халыкара төрки академия үткәргән чарада япон галиме Хисао Коматсу чыгыш ясады.

(5 ноябрь, Истанбул, «Татар-информ», Рушания Алтай). Кичә Казахстан башкаласы Астанада татар дин белгече, күренекле мәгърифәтче, төрки-ислам берлеге идеологы Габдрәшит Ибраһимовны искә алу чарасы узды. Аны Халыкара төрки академия (TWESCO) “Төрки дөньяда шәхесләр мирасы” дип аталган семинар кысаларында үткәрде. Анда төрки дөнья галимнәре, дипломатик миссия корылышы вәкилләре, Казахстанның алдынгы зыялылары катнашты. Бу турыда Халыкара төрки академиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Халыкара төрки академия җитәкчесе Дархан Кыдырали сәламләү чыгышында җыенның Габдрәшит Ибраһимовның тууына 160 ел тулу уңаеннан үткәрелүен белдерде.

Татар халкының танылган шәхесе Габдрәшит Ибраһимовның тормыш юлы һәм аның эшчәнлеге турында тәфсилле мәгълүмат белән Токио университеты профессоры Хисао Коматсу чыгыш ясады. Ул семинарга махсус чакырылган. Япон галиме Габдрәшит Ибраһимовны кыю фикерле, үткен сүзле төрки-ислам берлеге идеологларының берсе дип бәяләде. Япония парламентының 1939 елда ислам динен илдә рәсми дин буларак тануында Габдрәшит Ибраһимовның зур роль уйнаганлыгын, Россиядәге 70 мең татарның 1880 елларда Төркиягә күченүендә дә йогынтысының зур булуын билгеләп үтте. Ул Габдрәшит Ибраһимовны японнарны ислам дине белән беренче булып таныштыручы шәхес, дип аңлатты. Татарлар арасында ислам дине таралу тарихын иң яхшы белүче дин әһеле булуына басым ясады.

Доклады тәмамлангач, Хисао Коматсу тыңлаучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде.

Халыкара төрки академиясе (TWESCO) җитәкчесе Дархан Кыдыралинең әйтүенчә, “Төрки дөньяда шәхесләр мирасы” циклыннан булган бу семинар - беренчесе, ләкин соңгысы түгел: алдагы көннәрдә Зәки Вәлиди Тоган, Әхмәт Байтурсынов, Алихан Букейханов, Йосыф Акчура кебек төрки дөньяның күренекле шәхесләрен фәнни кимәлдә искә алулар оештырылып торачак.

Мәгълүмат өчен. Җәмәгать эшлеклесе, нашир, язучы-публицист, дин әһеле, сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов (1857–1944) Себердә Тара каласында туа. Мәдинә шәһәрендә дини белем алып, Коръән-хафиз булып чыга, 1892 елны Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана. 1894-1896 елларда Россиядән китеп, Истанбулда яши. Анда журнал чыгара, «Чулпан йолдызы» исемле китабын бастыра, ләкин аны Россиядә таратырга рөхсәт ителми. Һиндстанга барып чыга. 1899 елны Петербургка кайта. «Мирьат» («Көзге») исемле публицистик китаплар нәшер итә. Китапларында яшьләрне Европа белеме алырга, дәүләт мәктәпләренә кереп укырга өнди, ислам берлеген алга сөрә. 1905–1907 елларны Петербургта «Өлфәт» («Дуслык»), «Әт-тилмиз» («Укучы») исемле газеталар чыгара. 1908 елда Япониягә сәяхәт итә. 1909 елның җәендә, Хаҗ кылу максаты белән, Япониядән китәргә мәҗбүр була һәм аңа яңадан 1933 елда гына әйләнеп кайта. Г.Ибраһимов 1944 елның 31 августында Япониядә вафат була.