Новосибирскида "Супер әби"не ачыклаячаклар

Өлкәдә иң шәп дәү әниләр арасындагы бәйге инде 10 елдан артык, ел саен уздырыла.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 8 октябрьдә Новосибирск өлкәсендә “Супер әби-2017” өлкә бәйгесе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгына Новосибирскидагы татар мәдәни үзәге җитәкчесе Рауза Хәмзинә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, конкурс инде 10 елдан артык узыдырыла. Быелгы бәйгедә 5 дәү әни катнашачак. Алар жюрига үзләрен төрле яклап күрсәтергә тиеш була. Шул исәптән, иҗади һәм ашарга пешерү осталыгы ягыннан да.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, беренче урын алучыга исә чигелгән калфак та бүләк ителәчәк.

“Максатыбыз – гаилә кыйммәтләрен яңадан торгызу, гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру”, – диде Рауза Хәмзинә.

Бәйге җиңүчеләрен ачыклаганнан соң әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән тәбрикләргә дә җыеналар. Концерт программасы һәм чәй табыны әзерләнәчәк.