Эльмира Кәлимуллина: Татар җырының чит илләрдә зур кызыксыну уятуы мине бик тә шатландыра

Җырчы Майкл Джексонның "Earth Song" җыры белән "Керфекләрең синең нигә кара"ны попурри рәвешендә башкарган.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). Казан (Идел буе) федераль университетының иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм гәммави коммуникацияләр институтында белем алучы студентлар һәр атнаны күренекле шәхесләр белән очраша. 4 октябрь көнне алар Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән очрашты. Очрашуда "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Беренче чиратта артист үзенең кинода башкарган тәүге роле турында сөйләде. "Ярты ел буе әзерләндем. Дмитрий Колязин исемле бик яхшы педагог белән һәр күренешне җентекләп өйрәндек. Һәм беренче эш көнендә үк шушы ярты ел тырышуым мизгел эчендә юкка чыкты. Беренче дубльны төшерә башлагач ук, кадр артындагы тавышлар барысын да бозды. Ул күренешне без җиде-сигез тапкыр төшергәнбездер. Кино сәнгатендә сине берәү дә кайгыртмый, син режиссерның фикерен тормышка ашыру өчен генә кирәк, үзең өчен үзең җаваплы. Шулай да, кинога төшү – минем зур хыялым иде. Һәм аның тормышка ашуына мин чиксез шатмын”, – диде ул.

Эльмира Кәлимуллина роль өчен чәчләрен дә кисәргә әзер булганлыгын әйтте. “Бу үзеңне корбан итү түгел, сәнгатькә үз өлешеңне кертү мөмкинлеге”, – диде ул. Шул ук вакытта, принципларга каршы килгәнне эшләмәячәген, мәсәлән, беркайчан да ялангач килеш кинога төшәргә ризалашмаячагын белдерде.

Артист үзенең журналистларга карата хөрмәте турында да әйтеп китте. “Сездән башка – без, бездән башка – сез юк”, – диде ул. Үзенең дә журналистикага якын торуын сизеп, радиода эшләүнең үзенчәлекле яклары белән таныштырды.

Җырчы Германиядә Европа татар яшьләре форумы чакыруы буенча куйган концертларын да искә алды. “Концертка номерлар әзерләгәндә, Майкл Джексонның “Earth Song” җыры белән татар халкының “Керфекләрең синең нигә кара” җыры гармония тудыруларына тап булдык. Шул җырларны тыңлаучыга поппури рәвешендә тәкъдим иттек. Ул номердан соңгы кул чабуны ишетсәгез сез! Анда татар телен, татар мәдәниятенең ни икәнен дә белмәүчеләр күп иде. Безнең янга килеп, “Сезнең җырлардан "каз тәннәре" чыга” диюләре иң зур бәхет булды. Тыңлаучылар безнең дискларны алу теләге белән дә килделәр. Татар теле, татар мәдәнияте, татар җырының башка илләрдә шулкадәр кызыксыну уятуы мине бик тә шатландыра! Бу дөнья сиңа мохтаҗ булсын өчен, индивидуаль булырга кирәк. Без – индивидуаль. Димәк, без кирәкле. Ләкин без бүген шуны онытабыз. Чит илләрдә татарлар туган телдә аралашуга, татарча җырларга шундый да сусаганнар! Һәм, беләсезме, алар рәхәтләнеп кычкырып татар җырларын җырлаудан бер дә читенсенми”.

Эльмира татар мәдәнияте белән горурлануын, үз халкына ышануын “Татар-информ” хәбәрчесенә дә белдерде.

“Безнең киләчәгебез бик зур. Беренчедән, без тарихыбызны һәм телебезне саклыйбыз, үстерәбез. Икенчедән, мәдәниятебез көннән-көн югарыга күтәрелә, дөньякүләм мәдәнияттә үз урынын алып тора. Татарстанның, башкалабызның да ничек үсүен күрәбез: Казан бүген Россиянең өченче башкаласы булып тора. Шушы нигезне саклап, тагы да зур тырышлыклар кертсәк, алда безне җиңү көтәчәгенә ышанам”.

“Мин кешеләрне яратам” дигән сүзләрне Эльмира берничә кат кабатлады. “Һәр кешенең үз фикере, үз һөнәре бар. Без бик төрле. Шуңа безгә кызык та. Мин кешеләрне бик яратам. Бик күп кешеләр белән аралашам. Яшьләр мине аеруча шатландыра: алар укый, мастер-классларга йөри, көн саен үзләрен үстерү өстендә эшли. Мин яшьләргә ышанам”, – диде ул.