news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Көчек авылында яшәүче «Татар кызы» бәйгесендә өч номинациядә җиңде

2 августта Ижевскида «Татар Кызы-2020» Республика конкурсының финалы узды.

Әгерҗе районы Көчек авылында яшәүче «Татар кызы» бәйгесендә өч номинациядә җиңде
Гүзәл Галиуллина

(Әгерҗе, 5 август, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районының Көчек авылы кызы Гүзәл Галиуллина «Татар кызы» конкурсыннан җиңү белән кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2 августта Ижевскида «Татар Кызы-2020» Республика конкурсының финалы узды. Быел ул 9 нчы тапкыр үткәрелде. Бу чорда анда сиксәннән артык кыз катнашты, йөзләгән анкета каралды. Тугыз ай дәвамында катнашучылар тырышып һәм репетицияләр үткәреп финалга әзерләнделәр. Анда Көчек авылыннан Удмурт дәүләт университеты студенты Гүзәл Галиуллина да катнашты.

Ул «Иң зыялы кыз», шулай ук интернет аша тавыш бирү буенча «Тамашачылар мәхәббәте» һәм СМС-тавыш бирү буенча «Тамашачылар мәхәббәте» номинацияләрендә җиңү яулады.

Аның сүзләренчә, һәр катнашучы җиңүгә лаек. Әзерлек вакытында кызлар бик нык дуслашканнар һәм бер-берсенә ярдәм иткәннәр. Әлеге бәйге зур тәҗрибә алып килде, дип уртаклаша ул. Кыз конкурсны оештыручыларга һәм аеруча ярдәм итүләре өчен әти-әнисенә бик рәхмәтле булуын әйтте.

Конкурсның төп җиңүчесе 20 яшьлек Раилә Хөснуллина булды. Ул бүләккә планшет, зәркән эшләнмә, сертификат, калфак һәм җиңүче кубогына ия булды. Киләсе елда ул Үзбәкстанда узачак «Татар Кызы-2021» Халыкара татар кызлары конкурсында катнашачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100