Шагыйрә Гөлнур Корбанова Төркиядә “Бөек ефәк юлда шагыйрьләр җыены”нда катнашты

Әлеге чараны төрки дөньяның архитекторлар һәм инженерлар оешмасы белән берлектә ТЮРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы оештырды

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Төркиядә “Бөек ефәк юлда шагыйрьләр җыены” (İpek Yolu Şairler Buluşması) дип исемләнгән төрки телле шагыйрьләр очрашуы узды. Әлеге чараны төрки дөньяның архитекторлар һәм инженерлар оешмасы белән берлектә ТЮРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы оештырды.

21-30 июнь көннәрендә барган әлеге шигърият фестивалендә Төркиядән, Татарстаннан (РФ), Башкортстаннан (РФ), Кабарда-Балкариядән (РФ), Ирактан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Кырымнан (Украина), Гагаузиядән (Молдовия), Әзербайҗан иленнән шагыйрьләр катнашты. Төркиянең Сапанжа, Болу, Караман, Искешәһәр, Әнкара, Истанбул шәһәрләрендә ТЮРКСОЙ оешмасы вәкилләре, шәһәр җитәкчеләре, җирле язучылар, шагыйрьләр, килгән кунаклар катнашында шигърият кичәләре узды.

26 июньдә шигърият бәйрәме Әнкара шәһәрендә урнашкан ТЮРКСОЙ оешмасында үтте. “Бөек ефәк юлда шагыйрьләр җыены” фестивале Истанбул шәһәрендә тәмамланды.

Фестивальдә Татарстаннан татар шигъриятен шагыйрә Гөлнур Корбанова тәкъдим итте. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.